2014 елның 1 июньнән республикада тирәк мамыгынын ут күчкәнгә 9 янгын булды. Иң зур янгын 2 июньдә Эсперанто ур. булды. Аның мәйданы 60 кв. м. тәшкил итте. Гадәттәгечә, тирәк мамыгы бик җиңел янып китә, ул дары кебек бөтен якка таба янып бара. Ут яна торган мамыктан торак йортларга бик җиңел сикерергә мөмкин.
Балалар тирәк мамыгына ут төртеп юана. Шундый уеннар зур янгынның сәбәбе булырга мөмкин. Ата-аналарга аерым үтенеч – балаларга ут белән уйнау нинди төзәтеп булмый торган бәлага китерергә мөмкинлеген аңлатыгыз. Закон буенча балалар ут белән уйнаган аркасында янгын материль зыянны ата-аналары каплый!
Балалар гына түгел, олылар да, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген яки шырпыны атып, тирәк мамыгы янып китү куркынычын тудыра.
Истә тотыгыз! Тирәк мамыгы зур янгынның сәбәбе булырга мөмкин!