ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытты техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


19
август, 2014 ел
сишәмбе

Россия ГТХМ Куркынычсызлык һәм коткару темасы буенча “Созвездие мужества” Бөтенроссия фестивален менә инде алтынчы ел үткәрә. Фестивальнең йомышы – бүгенге геройлар турында белдерергә – янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка профессия вәкилләре, геройлык һәм батырлык күрсәтеп кардәшенә вакытында ярдәмгә килгән гади кешеләр; җәмәгатьчелекне ирекле хәрәкәтләргә, шул исәптән ирекле янгын саклауга, тарттырырга.

 2014 елның 20 августтан 20 сентябрьгә кадәрь Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган су объектларында гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм кеше куркынычсызылыгын тәэмин итү өлкәсендә 2014 ел өчен Татарстан Республикасының төп әмәлләр планына туры китереп Татарстан гомуми белем йортларында балалар куркынычсызлыгы ае үткәрелә.

Татарстан Республикасы законына туры китереп 2011 елдан дәүләт хезмәткәрләре һәр елны мәҗбүри диспансерлаштыруны уза. Ел башыннан Әлмәт һәм Яр Чаллы территориаль органнарының 14 дәүләт хезмәткәре профилактик тикшерүне узды. 

Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отрядының Иске Матвеевка авылының аерым пост эшчеләреТатарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю авылының Ружевка торак пунктының торак йортларын янгын куркынычсызлыгына тикшерделәр.

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 101 нче янгын бүлеге хезмәткәрләре һәм Әгерҗе ш.  тимер юл станциясендә нигезләнгән специаль янгын поезд эшчеләре бер көн элек Горький тимер юлының ААҖ “РЖД” Ижау регионының Әгерҗе станциясенең тимер юл вокзалында билетлар кассасы бүлмәсендә шартлы янгынны сүндерү буенча бердәм янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 6 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

“Свияга+” мәктәп лагерында ял итә торган балалар Апас муниципаль районының ТР буенча ПЧ-106 ФПС көтелгән кунаклары булды. Балалар янгын сүндерүчеләргә беренче тапкыр килде, шуңа күрә, кызыксынганнарын яшермичә, алар сораулар биргән иде һәм күргәннәре белән сокланган иде. Балаларны тәҗрибәле ГТХМ хезмәткәре Илдар Вәлиев каршылады. Ул янгын сүндерүченең авыр хезмәте, янгыннарның сәбәпләре һәм янгын куркынычлык кагыйдәләре турында сөйләде.

Яшел Үзәндә торучыларның иң яраткан коена торган җирләре һаман да шул аулак пляжлар булып тора: бөтен якта чыгып торган арматура, “гөлчәчәк” белән бизәнгән төп, чүп-чар өемнәре беркемне дә борчымый. Гадәттәгечә, Яшел Үзән районы буенча ТР ГТХМ Идарә хезмәткәрләре Яшел Үзән ККДИ бүлеге белән бергә ял итүчеләргә шакылдатып ишеттерергә тырыша – законсыз пляжлар буенча чираттагы рейд 15 августта үтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  җылыту мичне дөрес куймау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  6 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International