Торак сектор буенча профилактик рейд

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отрядының Иске Матвеевка авылының аерым пост эшчеләреТатарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю авылының Ружевка торак пунктының торак йортларын янгын куркынычсызлыгына тикшерделәр.

Ялгыз карт гражданнар торган җирләренә, күп балалы һәм фәкыйрь гаиләләргә аерым игътибар бирелгән иде. Аерым пост эшчеләре электр һәм газ җиһазларының хәлен дә тикшерде, газ, мич җылытуын һәм башка янгын куркынычлы җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык чаралары турында йорт хуҗалары белән әңгәмәләр дә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International