Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 101 нче янгын бүлеге хезмәткәрләре һәм Әгерҗе ш. тимер юл станциясендә нигезләнгән специаль янгын поезд эшчеләре бер көн элек Горький тимер юлының ААҖ “РЖД” Ижау регионының Әгерҗе станциясенең тимер юл вокзалында билетлар кассасы бүлмәсендә шартлы янгынны сүндерү буенча бердәм янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде.
Өйрәнүләрнең тактик планы буенча электр чыбыгы бозык булганга тимер юл вокзалының 1 нче билетлар кассасында кәгазь тарасы янып китте. Җылылык йогынтысы аркасында янгын җиһазга күчте, аннан соң бөтен бүлмә дә яна башлады.
Өйрәнүләр катнашучылары барлык әмәлләрне көйле, ышанычлы үткәрде һәм бирелгән мәсьәләләрне үтәде. Өйрәнүләрнең гомуми билгесе “канәгатьләнерлек”.