Куркынычсызлык һәм коткару темасы буенча 2014 елда “Созвездие мужества” Бөтенроссия фестиваленең регионара этабы финалга якынлаша

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Россия ГТХМ Куркынычсызлык һәм коткару темасы буенча “Созвездие мужества” Бөтенроссия фестивален менә инде алтынчы ел үткәрә. Фестивальнең йомышы – бүгенге геройлар турында белдерергә – янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, башка профессия вәкилләре, геройлык һәм батырлык күрсәтеп кардәшенә вакытында ярдәмгә килгән гади кешеләр; җәмәгатьчелекне ирекле хәрәкәтләргә, шул исәптән ирекле янгын саклауга, тарттырырга.

Һәр елны конкурста ГТХМ хезмәткәрләре һәм бүлекләре, башка федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, журналистлар һәм гади гражданнар катнаша. Җиңүчеләрне өч дәрәҗәдә билгелиячәкләр: региональ (РФ субъектлары), регионара (федераль округ), федераль (Мәскәү ш.). Җиңүчеләргә дипломнар һәм бәяле призлар бүләк ителәчәк.

Фестивальдә “Иң яхшы янгын сүндерүче”, “Иң яхшы каравыл башлыгы”, “Иң яхшы коткаручы”, “Янгын надзоры буенча иң яхшы дәүләт инспекторы” һәм югары профессиональ күрсәткечләренә җиткән Россия ГТХМ башка профессия вәкилләре билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International