Яшел Үзәндә торучыларның иң яраткан коена торган җирләре һаман да шул аулак пляжлар булып тора: бөтен якта чыгып торган арматура, “гөлчәчәк” белән бизәнгән төп, чүп-чар өемнәре беркемне дә борчымый. Гадәттәгечә, Яшел Үзән районы буенча ТР ГТХМ Идарә хезмәткәрләре Яшел Үзән ККДИ бүлеге белән бергә ял итүчеләргә шакылдатып ишеттерергә тырыша – законсыз пляжлар буенча чираттагы рейд 15 августта үтте.
ГТХМ хезмәткәрләрен ял итүчеләр ачык йөзләре белән каршылыйлар, аларның сорауларына теләк белән җавап бирәләр, суда куркынычсыз тәртип тоту кагыйдәләр турында профилактик әңгәмәләрдә кызыксынып катнаша, бирелгән истәлекләрне өйрәнә.