Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 6 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

18.08.2014ел  16.46   Казан шәһәре,  Победа проспекты, 184 нче йорт.

Унтугыз катлы йортның уналтынчы каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 6 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International