Яр Чаллыда №55 янгын бүлеге территориясендә газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында утыз бишенче республика ярышлары үтте. Бу ярышлар хезмәт вазифаларын башкарган вакытта вафат булган янгын сүндерүчеләренә багышлнган. Ярышлар газ һәм төтен саклау хезмәте звеноларының профессональ хәзерлек дәрәҗәсен билгеләр өчен һәм звено составында янгын сүндерүчеләр арасында көйле һәм төгәл хәрәкәтләрне формалаштырыр өчен оештырыла. Бу ярышларда 29 команда катнашты һәм алар теоретик һәм практик бүлекләр аша үтте.
Казан янында Кульсеитово авылы районында Идел буе федераль округы Россия ГТХМ кинология хезмәте эзләү-коткару расчетларының еллык сертификат сынауларының ачышы үтте. Идел буе регионнарының 44 кинологы дүрт аяклы дусларын яңача аттестатлар өчен җыелды. Бу мәртәбә Казан хезмәттәшләренә Удмуртиядән, Башкортстаннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Пермьнән, Яр Чаллыдан, Тәтештән кинология расчетлары килде. Сынауларда хезмәт этләре осталыгын күрсәтеп хуҗасы белән гадәттән тыш хәл шартларда 2015 елда эшләргә рөхсәт алырга тиеш. Өрә торган коткаручылар һәр елны менә шундый җыелмаларда һөнәрчелеген расларга тиеш.
Яхшы гадать буенча һәр елны Азнакай муниципаль районы буенча надзор эшләр бүлеге, ТРО ВДПО районара Әлмәт бүлекчәсенең Азнакай участогы һәм ПЧ-87 хезмәткәрләре бергә мәктәп укучылары һәм педагоглары белән өйрәнү эвакуацияләр үткәрә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, технологик процесның дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр челтәрнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 2 тапкыр. Республикада 18 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһзны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үҗәмәү аркасында – 8 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 2 янгын, утны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
2014 елның 13 сентябрендә сәгать 13:34 ашыгыч хезмәтләрне 112 бердәм чакыру номеры буенча Казанның Киров районы Иске Аракчино авылы янында Идел елгасында яр буеннан 800 метрда «Казанка-5» көймәнең әйләнеп батуы турында хәбәр килде. Аның бортында дүрт ир-ат булган иде. Алар барысы да суга чумды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 0 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһзны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 32 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
Бүген Казан Төньяк тимер юлы вокзалына Украинаның көньяк-көнчыгышыннан 12 кешедән торган мәҗбүри күченүче группасы килеп җитте. Украинадан килгән гражданнарны ГТХМ вәкилләре каршылады һәм аларны вакытлы урнаштыру пунктына кадәрь илтелләр.
Россия ГТХМ Казан һәм Яр Чаллы ПРПСО филиалларының коткаручыларыннан торган Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды командасы Россия ГТХМ XI нче Бөтенроссия региональ эзләү-коткару кинология расчетлары ярышларында гомуми нәтиҗәдә икенче урынны алды. Ярышлар бу көннәрдә Новосибирскта узды. Ә шәхси казанышларда татарстанлылар Себер башкаласыннан берьюлы дүрт медаль алып кайтты – ике алтын һәм ике көмеш.
Торак йортларда янгын куркынычсызлык максаты белән Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре систематик һәм планлы эш алып бара. Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Түбән Кама отрядының Бохарай авылының аерым пост эшчеләре Новоспасск авылы башкарма комитеты башлыгы урынбасары белән бергә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Новоспасск авылының 12 торак йортын әйләнеп чыкты.