Яхшы гадать буенча һәр елны Азнакай муниципаль районы буенча надзор эшләр бүлеге, ТРО ВДПО районара Әлмәт бүлекчәсенең Азнакай участогы һәм ПЧ-87 хезмәткәрләре бергә мәктәп укучылары һәм педагоглары белән өйрәнү эвакуацияләр үткәрә.
Чираттагы өйрәнү тревогасы Азнакай ш. №7 урта мәктәбендә яңгырады. Барысы да паникасыз урамга чыкты, шунда ук эвакуацияләнгән санын тикшерделәр. Моннан соң надзор эшләр инспекторы укучыларга янгыннар хәле турында, аларның төп сәбәпләре турында сөйләде. ВДПО инспекторы янгын куркынычсызлык кагыйдәләре һәм янгын вакытында ничек дөрес эшләргә икәне турында искә төшерде. ПЧ-87 сугышчылары балаларга су белән янгын сүндерүне, металны гидравлик качы белән кисүне күрсәтте.