Татарстан кинологлары көмеш медальләр җиңде

2014 елның 12 сентябре, җомга

Россия ГТХМ Казан һәм Яр Чаллы ПРПСО филиалларының коткаручыларыннан торган Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды командасы Россия ГТХМ XI нче Бөтенроссия региональ эзләү-коткару кинология расчетлары ярышларында гомуми нәтиҗәдә икенче урынны алды. Ярышлар бу көннәрдә Новосибирскта узды. Ә шәхси казанышларда татарстанлылар Себер башкаласыннан берьюлы дүрт медаль алып кайтты – ике алтын һәм ике көмеш.

Командалар географиясе киң булган иде: Камчаткадан алып Калининград өлкәсенә кадәрь һәм шулай ук Казакъстан Республикасы кинология хезмәте. Призлы урыннар өчен 80 расчет көрәште. Тыңлаучанлык һәм җитезлек этабында шәхси нәтиҗәдә Россия ГТХМ Яр Чаллы ПРПСО филиалының вәкиле Вячеслав Якимов беренче урынны алды. Вячеслав Якимов җиңү башын аның командасы чаллылы иптәше Нина Сидорова дәвам итте. Татарстанлылар тагын бер көмеш медальне иң абруйлы һәм авыр этапта, команда ярышында, алды.

Гомуми нәтиҗәдә Россия ГТХМ Төньяк-төнчыгыш региональ үзәк командасы җиңүче булып чыкты. Икенче урынны Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге алды, ә өченче урынга Россия ГТХМ Төньяк Кавказ региональ үзәге басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International