Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дурес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
Татарстанда Бөтенроссия балалар куркынычсызлыгы айлыгы нигезендә әмәлләр дәвам итә. 2014 елның 11 сентябрендә 15:50 Казан федераль университетының IT-лицеенда өйрәнү эвакуциясе узды. Үзенең хәрәкәтләрен объектның ирекле янгын дружинасы гына түгел, ә Универсиада Авылы студентлар ирекле янгын командасы һәм Федераль янгынга каршы хезмәт көчләре эшкәртте.
Морт авылында көчле корылык аркасында кайбер авылларда зур янгыннар булганда яңа янгын депоны өч ел элек төзергә карар иткәннәр иде. Шуңа күрә янгын деполарны тергезү буенча җирле программа әзерләнгән иде. Һәм менә бүген Морт авылында озак көтелгән вакыт килеп җитте – аерым постның яңа йорты ачышы үтте. Тантаналы ачыш йоласында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында киләсе 14 сентябрьдәге V чакырылыш Дәүләт Советына депутат сайлаулары буенча пресс-конференция булды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин һәм шулай ук җәмәгать тәртибен оештырма идарәсе һәм ТР башкарма хакимияте органнары һәм ТР буенча ЭЭМ җирле үзидарә органнары белән үзара эшләү буенча полиция полковнигы Рамил Ногманов һәм ТР буенча Россия ГТХМ БИ надзор эшләр идарәсенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин онлайн рәвештә журналистлар һәм Интернет кулланучылар алдында чыгыш ясады.
Бүген тантаналы ревешттә “Татарстан Республикасы янгын саклауы” дәүләт оешмасының чираттагы аерым посты ачылды. Бу мәртәбә республика янгын сүндерүчеләрнең нык саклау астына Татарстан Республикасы Тукай районының 8 торак пункты эләкте. Ачышта Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең җитәкчелеге һәм аның башлыгы эчке эшләр генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин булган иде.
Казакъстанда янгын-коткару спорт буенча Х нчы юбилей дөнья чемпионаты узды. Россия җыемлыгы гомуми нәтиҗәдә өченче урынны алды. Бронза приз алучылар арасында шулай ук ике Татарстан Республикасы вәкиле катнашты — Алексей Кузнецов һәм Константин Курганский. Алар шәхси беренчелектә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, конструкциянең җитмәү сәбәпле – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Лаеш муниципаль районының бердәм дежур-диспетчер хезмәте пультына бүген Комлы Кавалда сәгать 12 дә 2001 елда туган мәктәп укучысы өйдән чыгып китеп югалганы турында хәбәр килде. ГТХМ, ЭЭМ, район администрациясе һәм җирле торучылар көчләре белән бердәм эзләүләр һаман да бара.
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Энтуган авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Буа муниципаль районының Энтуган урта гомумбелем мәктәбе урта класслар укучылары өчен ачык ишекләр көнен үткәрде. Экскурсия ике этап аша үтте.