Яр Чаллыда №55 янгын бүлеге территориясендә газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында утыз бишенче республика ярышлары үтте. Бу ярышлар хезмәт вазифаларын башкарган вакытта вафат булган янгын сүндерүчеләренә багышлнган. Ярышлар газ һәм төтен саклау хезмәте звеноларының профессональ хәзерлек дәрәҗәсен билгеләр өчен һәм звено составында янгын сүндерүчеләр арасында көйле һәм төгәл хәрәкәтләрне формалаштырыр өчен оештырыла. Бу ярышларда 29 команда катнашты һәм алар теоретик һәм практик бүлекләр аша үтте.
Беренче һәм икенче урынны Яр Чаллы ш. 15 отрядның №55 һәм №54 янгын бүлекләре командалары алды. Ә өченче урынны Казанның ТР буенча ОФПС-7 командасы алды. Җиңгән командага күчмә кубок һәм диплом бирелде, калган җиңүчеләргә дипломнар бирделәр. Бүләкләүне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең башлыгы урынбасары Рафаил Мотыйгуллин үткәрде.