ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Россия гражданнар оборонасын оештыруының 82 нче еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре җитәкчеләре республика уку йортларында ачык дәресләр үткәрә. Укучыларга гражданнар оборонасы системасы үсеше тарихы турында һәм аның бүгенге структурасы турында сөйлиләр. Мәктәпләрдә гражданнар оборонасы буенча барлыгы 98 тематик дәрес үтте; алар 3450 укучы һәм 590 укытучыны каплап алды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын. 


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

1 октябрьдә Яр Чаллы янгын саклау гарнизонында Өлкәннәр көненә багышланган әмәл оештырылып үткәрелгән иде. Гарнизонда 302 пенсионер санала, аларның 58 өлкән яшьтә. Бәйрәм “Родник” мәдәният йортында узды. Гарнизон башлыгы бурычларын вакытлы башкаручы Алексей Ящук ветераннарны гамәлдәге хезмәткәрләр исеменнән котлады.

Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәктә Гражданнар оборонасы көннең 82 нче еллыгын бәйрәм итүе алдыннан гражданнар оборонасының саклагыч төзелешләрен иң яхшы тотуы һәм әзерлеге буенча оешмалар арасында күрсәтү конкурсының нәтиҗәләре билгеләнде. Җиңүче һәм приз алучы саннарда Татарстан Республикасы вәкилләре дә булды.

Бүген, Халыкара олыгайган кешеләр көнендә, ГТХМ хезмәткәрләре шәхси йортларда яши торган ялгыз пенсионерлар һәм инвалидларны игътибарсыз калдырмаска тырыша. Яңа Чишмә районында пенсионерларны ТР буенча №124 ФПС янгын бүлеге башлыгы пенсионерларга үзе кереп чыкты. Олыгайган кешеләрнең хәтере начар булганга күрә ГТХМ хезмәткәрләре шәхси йорт хуҗаларына янгынга каршы истәлекләр һәм яну очракларында нишләргә икәнен аңлатмалар калдырды. 

Николай Яковлевич Александровның язмышы фронт һәм янгын көннәре белән капланган. Яшлеген туган ил чикләрен саклап уздырган, хезмәт елларын кешеләр гомерен коткаруга багышлаган янгын сүндерүченең тарихы яшьләр буыны өчен батырлык һәм тугры хезмәт итү үрнәге булырга тиеш. Узган көннәрдә ветеран юбилеен бәйрәм итте – аңа 90 яшь тулды! Аны тәэсирле дата белән котлар өчен ТР буенча икенче ФПС ГПС отрядының хезмәттәшләре, шәһәр Ветераннар советы әгъзалары һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Сәлихов килде. Шулай ук Николай Яковлевич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасын алды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 26 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган. 


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Россияда гражданнар оборонасы оештырылганына 82 нче еллыгына багышланган хезмәт хәзерлеге нигезендә дәрес үтте. Бу дәрестә шәхси состав 12.08.1949 елның Женева конвенциясе, гражданнар оборонасы мәсьәләләре буенча халыкара нормалары һәм кагыйдәләре, гражданнар оборонасы өлкәсендә Россия Федерациясе норматив-хокук актлары таләпләре белән танышты. Искә төшереп, гражданнар оборонасын оештыру һәм үстерү тарихы 1932 елның 4 октябреннән башланды. 

30 сентябрьдә Россия гражданнар оборонасы көненең 82 нче еллыгы алдыннан Россия ГТХМ гомумбелем мәктәпләрдә гражданнар оборонасы буенча тематик дәресләр үткәреп Бөтенроссия “Белем көнен” уздыра. Ә октябрьнең 4 нән 8 нә кадәрь Татарстан Республикасында Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр нигезендә әмәлләр булачак. Зур масштаблы өйрәнүләрдә идарә итү хакимияте федераль органнары, бөтен Россия Федерациясе субъектларының идарә итү хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары катнашачак. 

№99 Казан мәктәбенең ГТХМ кадет класслар укучылары янгын куркынычсызлыгы буенча шәһәрнең урамнарында флешмоб үткәрде, ә аннан соң эстафета таякчыгын башка Россия регионнары кадетларына тапшырды. Урицкий ис. Казан паркында бик күп кеше булган иде. Балалар кадет формасы белән генә түгел, ә барабан тавышына строй маршы һәм дәртләндергеч бию белән дә игътибар итте. Алар мондый гади түгел ысул белән олыларга балалар куркынычсызлыгы турында искә төшерергә һәм кешеләр арасында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм коткару хезмәте “112”  бердәм чакыру номерын пропагандаларга карар итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International