Гасыр тула ун елдан

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Николай Яковлевич Александровның язмышы фронт һәм янгын көннәре белән капланган. Яшлеген туган ил чикләрен саклап уздырган, хезмәт елларын кешеләр гомерен коткаруга багышлаган янгын сүндерүченең тарихы яшьләр буыны өчен батырлык һәм тугры хезмәт итү үрнәге булырга тиеш. Узган көннәрдә ветеран юбилеен бәйрәм итте – аңа 90 яшь тулды! Аны тәэсирле дата белән котлар өчен ТР буенча икенче ФПС ГПС отрядының хезмәттәшләре, шәһәр Ветераннар советы әгъзалары һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Сәлихов килде. Шулай ук Николай Яковлевич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International