Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәктә Гражданнар оборонасы көннең 82 нче еллыгын бәйрәм итүе алдыннан гражданнар оборонасының саклагыч төзелешләрен иң яхшы тотуы һәм әзерлеге буенча оешмалар арасында күрсәтү конкурсының нәтиҗәләре билгеләнде. Җиңүче һәм приз алучы саннарда Татарстан Республикасы вәкилләре дә булды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча “Түбәнкаманефтехим” ААҖ баш директоры Азат Бикмурзинга 1 дәрәҗәле диплом бүләк ителде. “Түбәнкаманефтехим” саклагыч төзелеше 600 кешедән артык сыеныр урыннар арасында җиңүче булды. Татарстанның тагын бер оешмасы “Казан ҖЭҮ-3” “ТГК-6” ААҖ филиалы 150 дән 600 кешегә кадәрь сыйдырышлыгы белән иң яхшы саклагыч төзелеш атавында 3 нче дәрәҗәле диплом алды. Хөрмәтле бүләкне оешманың баш директоры Рамил Хөсәенов алды.
150 кешедән ким сыеныр урын арасында ике җиңүче булып чыкты. Ул “Зеленый Дол” тимер юл вокзалы саклагыч төзелеше һәм “Альметьевское ремонтно-строительное управление” ЧҖҖ саклагыч төзелеше.