Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар янгын сүндерүне һәм кешеләр коткаруны эшкәртте, ә студентлар алар укыган вакытта гадәттән тыш хәл башланса академия бинасыннан дөрес эвакуацияләнергә өйрәнде. Бу өйрәнүләр “Экстремизму — нет!” айлыгы нигезендә оештырылды. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар урамга чыкканнарга техника һәм шәхси состав мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Ут сүндергечне практикада кулланырга студентларны аларның яшьтәшләре, академия ирекле янгын командасы әгъзалары, өйрәтте.
Сентябрьнең 24 нән 26 кадәрь Түбән Кама муниципаль районында Түбән Кама муниципаль районының һәм шәһәренең идарә итү органнары, оешмалары һәм эшханәләре белән команда-штаб өйрәнүләре үтте. Өйрәнүләрдә авария, һәлакәт һәм бәла-казаларны куркынычлыгында Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Түбән Кама звеносының идарә итү органнары һәм көчләренең хәрәкәтләре эшкәртелгән иде.
“Жилище-2014” надзор-профилактик операциясе нигезендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең бөтен бүлекчәләренең эшчеләре профилактик рейдлар үткәрә. Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Чистай отряды Ялкын авылының аерым пост шәхси составы Алексеевск муниципаль районы Левашево һәм Ялкын авылларында йортларны әйләнеп чыкты. Уңышсыз гаиләләр, ялгыз карт гражданнар һәм инвалидлар һәм исерткеч эчемлекләрне артык эчә торган кешеләр тора торган җирләргә аерым игътибар бирелгән иде.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ көчләре һәм чаралары һәм Түбән Кама муниципаль районының һәм шәһәренең идарә итү органнары, оешмалары һәм эшханәләре белән команда-штаб өйрәнүләре нигезендә нефтьчеләр һәм химиклар шәһәрендә олы юл һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча зур масштаблы өйрәнүләр үтте. 2014 елның 25-26 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы һәм БДБ дәүләт-катнашучы Парламентара ассамблеясе химаясендә буларак V Халыкара “Гомер куркынычсызлыгы өчен юлларда куркынычсызлык” конгрессы булган иде. Анда Россия ГТХМ белгечләре дә катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Казан ш., Киров районы, 1 Май ур., 14 адресы буенча ФКП «Казанский государственный казённый пороховой завод» территориясендә ике катлы кирпеч бинада вакыйга турында хәбәр килде. Урынга ТР буенча Россия ГТХМ БИ оператив төркеме һәм ГТХМ №35 Федераль янгынга каршы хезмәт Аерым идарәнең бүлекчәсе (режимлы объектларны саклау буенча) чыкты. Аерым тора торган йортның 300 кв. метр мәйданда беренче һәм икенче каты өлешчә җимерелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 110 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 25 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
27 сентябрьдә сәгать 00:35 112 ашыгыч хезмәт бердәм чакыру номеры буенча Казанның Киров районы Аракчино т. п. янында Идел елгасында ике ир һәлакәт кичергәне турында хәбәр килде. “Хивус-6” һава күпчегендәге суднода ТР эзләү-коткару хезмәтенең №2 зональ эзләү-коткару дежур сменасы юнәлде. Коткаручылар судноны сайлыктан төшереп, мескен йөртүчене яр буена кадәрь илттеләр. Сәгать 02:45 коткаручыларга отбой бирелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 0 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, җылыту приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.