№99 Казан мәктәбенең ГТХМ кадет класслар укучылары янгын куркынычсызлыгы буенча шәһәрнең урамнарында флешмоб үткәрде, ә аннан соң эстафета таякчыгын башка Россия регионнары кадетларына тапшырды. Урицкий ис. Казан паркында бик күп кеше булган иде. Балалар кадет формасы белән генә түгел, ә барабан тавышына строй маршы һәм дәртләндергеч бию белән дә игътибар итте. Алар мондый гади түгел ысул белән олыларга балалар куркынычсызлыгы турында искә төшерергә һәм кешеләр арасында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм коткару хезмәте “112” бердәм чакыру номерын пропагандаларга карар итте. Бер кадетлар биегән вакытта икенчеләр паркта ял иткән олыларга күрсәтмәле өндәү өндәү өләшкән иде: “ГТХМ яхшы тәкъдимнәре”, “Куркыныч хәлләрдә куркынычсызлык чаралары һәрәкәтләре буенча истәлек” китапчыклары һәм ГТХМ символикасы белән ачык әләмнәр.