ПАТП-2 ремонт һәм торгызу күчмә төркеме ГТХ очракларында билгеләнгән эше буенча хәрәкәтләргә әзер булуын тикшерү

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ГТХМ хезмәткәрләре МУП ПАТП-2 штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләрнең ГТХ очракларында билгеләнгән эшләре буенча хәрәкәтләргә әзер булуларын тикшерделәр. Автотранспорт оешмасы нигезендә җыелган ремонт һәм торгызу күчмә төркеме кирәкле техника әзер булуын һәм ГТХ очрагында кыр шартларында автомобиль техникасы ватыклыгын ямаганда шәхси составның практик хәрәкәтләрен күрсәтте.

— Шәхси состав ышанычлы һәм яхшы белемнәрне күрсәтте, автобусны тергезү буенча практик хәрәкәтләр эшкәртелде, шулай да СИЗ бирү пункты, шәхси состав җыелыш тәртибе тикшерелде. Бүлекчәләр командирлары вазифаларын белә, җитәкли ала. Бу группа алдына куелган вазифаларын башкарырга бөтенләй әзер, — дип нәтиҗәләде өйрәнүләрне Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ БИ гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Быков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International