2014 елның 16 октябрендә Әгерҗе районы Кичкетаң авылы янында Иж елгасында Удмурт Республикасы Ува авылында 1976 елда туган балыкчы югалуы турында хәбәр килде. Эзләүгә ЭЭМ хезмәткәрләре, ТР буенча ФПС ПЧ-101 янгын сүндерүчеләре, Яр Чаллы 6 нчы Зональ эзләү-коткару отряды иреклеләре һәм коткаручылары кушылды. Барлыгы 19 кеше һәм 8 берәмлек техника катнашты. Югалган ирне икенче көнне таптылар. Аңа медицина ярдәме кирәк булмады.