Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән эшләгән вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, балыкчылар җыела торган урыннар буенча профилактик тикшерүгә – 1 тапкыр, янгын-тактик күнегүләргә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International