Тагын бер аерым янгын посты Тукай районы Күзкәй авылында ачылды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районы Күзкәй авылында дүртенче аерым янгын саклау посты барлыкка килде. Бүгенгә районда инде өч аерым пост урнашкан. Алар Биклән, Комсомолец һәм Теләнче Тамак торак пункталырында тора. Ачу йоласында Тукай районы хакимияте башлыгы, күрше авыллар башлыклары, Күзкәй авылы кешеләре һәм мәктәп укучылары булган иде. Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлы башкаручысы Константин Чанышев мондый мөһим вакыйга белән бөтен килгән кешеләрне котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International