Быел республикада балаларның ут белән уйнауы берничә янгынның сәбәбе булды. Шул янгыннарда менә инде алты бала ис газы белән агуланып һәлак булды. Былтыр балаларның ут белән уйнауы аркасында 46 янгын булды, аларда 12 бала һәлак булды, 22 бала җәрәхәтләнде. Алдагы көннәрдә балалар кышкы каникулга чыгачак. Моңа сәбәпле надзор эш хезмәткәрләре мәктәпләрдә өйрәтү дәресләрен үткәрә, ә мәктәпкәчә учреждениеләрдә ата-аналар җыелышларында чыгыш ясый.
Хәзер Менделеевск районы белем бирү учреждениеләрендә надзор эш хезмәткәрләре систематик рәвештә балаларга куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сөйли.
— Балаларның күбесе исән калыр өчен янгын вакытында тәртип тотуның гади кагыйдәләрен белми, — ди Менделеевск районы надзор эш бүлегенең инспекторы Евгений Нагорных. — Ишек бикле булмаса да, алар барыбер чыгып качырга тырышмыйлар. Киресенчә, аулак урында качалар, шуңа күрә аларны төтен белән тулган бүлмәләрдә табырга җиңел түгел.