Бүген КАИда комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Чираттагы “Россия Федерациясе Идел буе һәм Урал федераль округларының белем бирү учреждениеләрендә комплекслы куркынычсызлык системасын формалаштырганда инновацион технолгияләрне куллану” фәнни-практик семинары Татарстан Республикасы ГТХМ, ТР буенча ГИБДД МВД, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм шулай ук ТР буенча ФСБ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашуы белән пленар утырыштан башланды. Семинар гадәттәгечә А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) нигезендә үткәрелә һәм биш көн дәвам итәчәк.

Котлау сүзләре белән семинар катнашучыларына КНИТУ-КАИ Президенты Юрий Гортышев эндәште. Аннан соң Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко доклады белән чыкты. Шулай ук докладлары белән башка семинар катнашучылары чыкты. Чыгышлар нәтиҗәсе буенча кунаклар фикер алышыр өчен түгәрәк өстәл оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International