Татарстан Республикасы буенча 8 нче янгынга каршы хезмәт отряды һәм Яшел Үзән районы буенча надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары, полиция һәм социаль яклау вәкилләре белән бергә Норлат авылының торак йортлары буенча профилактик рейдлар үткәрә. Биш янгынның өчесендә биш кеше һәлак булды – Яшел Үзән районы Норлат авылы торучыларның менә шундый кайгылы статистикасы.
Чиратта беренче итеп кереп чыга торган гаилә исемлеген төзеделәр – бу күп балалы, фәкыйрь, ялгыз һәм карт кешеләр. Икенче юл белән югары янгын куркынычлы йортларны тикшереп чыктылар – иске бүрәнә төзешләр, мич белән җылына торган өйләр.
— Хәзер Норлатта тугыз йөздән артык торак йорт тәшкил итә, аларның 98 янгын куркынычсызлыкны тикшерү өчен “беренче чираттагы исемлеккә” керде, — дип аңлатты Норлат авылының башлыгы Илгиз Багаутдинов.
— Тикшерүне уздырганда урында ук төзәтеп була торган кисәтүләрне без кичектермичә бетерәбез, — дип аңлатты ТР буенча 8 нче янгынга каршы хезмәт отряды башлыгы урынбасары Марат Загрутдинов.