Бүген унарлап балыкчы һава торышы көйсезлегенең тоткырлары булды. Адашу турында хәбәрләр Куйбышев сусаклагычы киңлекләренең төрле якларыннан көн эчендә берничә тапкыр килде. Барлыгы “112” тревога телефонына начар күренеш белән бәйле адашу турында 3 хәбәр килде.
11 гыйнварда Татарстан Республикасы Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре штатта булмаган ГИМС инспекторлары белән һәм ТР ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәтенең коткаручылары белән бергә су объектларында 7 патрульләштерү үткәрде. Барлыгы 14 ГИМС инспекторы, 10 берәмлек техника эшкә тартылган. Патрульләштерү нәтиҗәләре буенча 234 балыкчы белән 85 әңгәмә үткәрелгән.