Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, балык тотучылар белән әңгәмә уздыру – 1 тапкыр.
11.01.2015 ел 07.48 Баулы шәһәре, Беренче май урамы, 205 нче йорт, «Шанс» кибете.
Ашамлыклар кибетендә ут чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
11.01.2015 ел 22.34 Казан шәһәре, «Чәйхана» кафесы.
Бер катлы кафеда ут чыга. Мәйданы 52 кв.м. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.