Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау – 6 янгын, электр җиһазны куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын, ризык әзерләгән вакытта сак булмау – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Этне коедан чыгарырга – 1 тапкыр, ир-атны кое люгыннан чыгарырга – 1 тапкыр, төзелә торган бинадагы лифт шахтасыннан ир-ат мәетен чыгарырга – 1 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр,  профилактик чараларга – 4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International