Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.
2015 елның 3 нче февралендә Әгерҗе шәһәрендә 4 кешедән торган гаилә исле газ белән агулану (чамалап) турында хәбәр килде.
Бүген видеоконференция элемтәсе рәвешендә гадәттән тыш идарәчелеге 2015 елның язгы ташкынына әзер булу сорауына багышланган ботенроссия селектор киңәшмәсе үтте. Россия ГТХМ Янгын-коткару көчләре һәм махсус берләшмәләр департаменты директоры Александр Агафонов сүзләренчә бөтен ил буенча 490 мең кеше, 115 мең берәмлек техника, 195 берәмлек авиатехника тулы әзерлектә тора.
2015 елның 3 февраленә электр белән тәэминү итү өч муниципаль районының (Әгерҗе, Балык Бистәсе, Мамадыш) 9 торак пунктында тукталган. Сүндерелгән зонада 791 бина һәм ике иҗтимагый мөһим объект (мәктәпләр) калып тора. Электрсыз 2374 кеше калып тора. Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнгәннәр юк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 104 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.
Хәзергә юлларда җиңел, йөк һәм пассажирлар автотранспортына чикләүсез йөрергә рөхсәт ителә. Барлыгы Татарстан Республикасының федераль һәм республика автомобиль юлларында “Буран” планы буенча эшен 29 стационар җылыну пункты, 14 медицина пункты һәм 55 ашау пункты башкара.
2015 елның 3 феврале сәгать 5:00 нә утсыз биш муниципаль районынң 14030 халык саны һәм 26 иҗтимагый мөһим объекты калып тора: Алексеевск, Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай районнары.
Сәгать 24:00 гә 10 муниципаль районда 20166 кеше тора торган 79 торак пункт утсыз калып тора. Авария-төзәтү эшләре өчен “Сетевая компания” ААҖ 76 берәмлек техника куллануы белән 152 кешедән торган 76 бригадасы тартылган. Шул исәптә урынлы янгын саклау гарнизоннарының 10 оператив төркеме эшли. Шулай ук тәүлек буе режимда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ведомствоара оператив штабы үзенең эшен дәвам итә.
ГИБДД хезмәткәрләре 3-5 машиналап йөкле автомобилләрне үткәрергә башлады. Татарстан Республикасы ГТХМ М-7 юлының иң куркыныч урыннарында 4 мобиль җылыту пунктын җәйде.