Бүген видеоконференция элемтәсе рәвешендә гадәттән тыш идарәчелеге 2015 елның язгы ташкынына әзер булу сорауына багышланган ботенроссия селектор киңәшмәсе үтте. Россия ГТХМ Янгын-коткару көчләре һәм махсус берләшмәләр департаменты директоры Александр Агафонов сүзләренчә бөтен ил буенча 490 мең кеше, 115 мең берәмлек техника, 195 берәмлек авиатехника тулы әзерлектә тора.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин боз өстенә күп кеше чыга торган җирләрдә көчләрнең һәм чараларның тәүлек буе дежурлыгы буенча кирәкле боерыклар бирде. Шулай ук Татарстан ГТХМ башлыгы республика елгаларында шартлаткыч эшләр үткәрү буенча контроль алырга боерык бирде.