Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 104 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.
02.02.2015 ел 21.30 Кукмара МР, Кукмор шәһәр тибындагы поселок, улица Эшләүчеләр тыкырыгы, 36 нчы йорт.
2 февраль 2015 ел 21.30 сәг. Кукмара муниципаль районының бердәм коткару номерына Кукмара республика үзәк хастаханә табибыннан 3 кешенең (шуларның берсе бала) көнкүреш газ белән агуланганы турында хәбәр килә. Зарар күрүчеләр 1986 елгы хатын-кых, 1989 елгы хатын – кыз һәм 2006 елгы малай.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.