2015 елның 3 нче февралендә Әгерҗе шәһәрендә 4 кешедән торган гаилә исле газ белән агулану (чамалап) турында хәбәр килде.
Зыян күрүчеләр:
1. 1954 елда туган хатын-кыз
2. 2002 елда туган малай
3. 2009 елда туган малай
4. 2011 елда туган кыз
БСМП бригадасы тикшерү уздырганнан соң 2 кеше сырхауханәгә салынды:
1. 1954 елда туган хатын-кыз
2. 2002 елда туган малай
Һәлакәтнең алдан сәбәбе – төтенлек төзек булмау.