ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга

2015 елның 28 нче гыйнварында 24 катлы күп квартирлы торак йортта беренче керүдә 20 нче катның лифт холлында янгын булды. Разведка үткәргәндә ГДЗС төркеме 3 кв. м. мәйданда каты өй калдыклары тамбурында янгын булганны ачыклады. Янгынны сүндерер өчен 5 янгын автоцистернасы, 2 янгын автобаскычы тартылды. Иң якын булган янгын гидранты 80 метр аранда төзек хәлдә тора. Гидрантка автоцистерна тоташтырылган иде.

Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексы нигезендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең бүлекләре арасында чаңгыда узышу буенча республика ярышлары узды. Ике көннең гомуми төркем нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әлмәт спортчылары алды (КФК-2), Казанның 5 нче отряд янгын сүндерүчеләре икенче булды (КФК-5) һәм икенче урын Яр Чаллы шәһәренең 4 нче отрядына туры килде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр. 


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль система астының эшен 2014 ел өчен йомгаклау буенча коллегиянең утырышында Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин шундый теләк сөйләде. 

5 нче февральдә Казанда Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге коллегиясенең күчмә утырышы үтте. Анда Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге җитәкчелеге, Россия Федерациясе Идел буе федераль округ субъектлары буенча Россия ГТХМ Баш идарәләрнең башлыклары катнашты.

Гамәли янгын спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министр Кубогы өчен XI нче Бөтенроссия ярышларында өлкән спортчылар арасында штурм баскычына менү буенча шәхси нәтиҗәдә җиңүчеләр билгеләнде.

Шундый җылы сүзләр белән гамәли янгын спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министр Кубогы өчен XI нче Бөтенроссия ярышларының һәм ябык бүлмәдә гамәли янгын спорт буенча VI нчы Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең Чемпионатының тасвирлы  ачылуы вакытында Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин республика һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең йомгак коллегиясен үткәрер алдыннан Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең бүлекләренә өр-яңа янгын техника төрләрен бирү йоласы үтте. Анда Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм ТР КЧС һәм ПБ рәисе – ТР беренче Премьер-министр урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгны куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр. 


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 4 февралендә сәгать 6:00 дән Югары Ослан муниципаль районында Идел елгасы аша Югары Ослан ав. – Иске Аракчино т. п. (Казан ш.) маршруты буенча кичүнең эше яңартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International