5 нче февральдә Казанда Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге коллегиясенең күчмә утырышы үтте. Анда Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге җитәкчелеге, Россия Федерациясе Идел буе федераль округ субъектлары буенча Россия ГТХМ Баш идарәләрнең башлыклары катнашты.
Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге коллегиясенең утырышы Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Кризис хәлләрдә идарә үзәге бинасының залында үтте. Коллегиянең күчмә утырышының төп темасы янгыннар белән бәйле килеп чыга торган хәл һәм аны Идел буе федераль округ территориясендә стабильләштерү буенча профилактик эш.