Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгны куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска         

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International