Гамәли янгын спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министр Кубогы өчен XI нче Бөтенроссия ярышларында өлкән спортчылар арасында штурм баскычына менү буенча шәхси нәтиҗәдә җиңүчеләр билгеләнде. Хөрмәт пьедесталына ике татарстанлы басты. Ахыргы йөгерү хөрмәтле кунаклар булганда үткән иде – Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм Идел буе федераль округ субъектлары буенча Россия ГТХМ баш идарәләренең башлыклары.
Өйрәнү манарасының дүртенче катына бер-берсе артыннан турнир хуҗалары төркеме буенча иптәшләр Константин Курганский һәм Игорь Сысоев финишка килделәр.