14 мартта 0 сәгать 15 минутта коткаручылар тагын бер ир-атның мәетен табып өемнәр астыннан чыгардылар. Шулай итеп, “Адмирал” сәүдә үзәгендегә янгында үлүчеләр саны 16 кешегә җитте. Коткаручылар авария-коткару операциясен тәүлек буе дәвам итәләр.
Янып беткән “Адмирал” сәүдә үзәгендә коткаручылар өемнәрне чистартырга дәвам итә. Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 915 кеше һәм 186 берәмлек техника (шул исәптән ГТХМ нан 505 кеше һәм 92 берәмлек техника) тартылган. Гадәттән тыш зонасында 3 эзләү-коткару төркеме сменалап эшли.
2015 елның 11 нче мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгынн сүндергәндә ФКУ “Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС” янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү хезмәте башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Костин Сергей Алексеевич вафат булды.
13 сәгать 25 минутта янып беткән “Адмирал” сәүдә үзәгендә авария-коткару эшләрен үткәргән урында коткаручылар өемнәр астыннан 15 нче үлүченең мәетен чыгардылар. Әлегә аның җенесе билгеле түгел. Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 915 кеше, 186 берәмлек техника (шул исәптән ГТХМ нан 505 кеше һәм 92 берәмлек техника) тартылган.
Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының һәм Яшел Үзән муниципаль районының күзәтү хезмәте бүлекчәсе инспекторлары Яшел Үзән районының ерак торак пунктларын тикшереп чыкты.
13 мартта сәгать 12 гә “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында үлүчеләр саны 14 кешегә җиттә. Сәгать 10.30, 11.09 һәм 11.34 коткаручылар тагын өч мәетне таптылар – ике ир-ат һәм хатын-кыз.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 13 мартына хакыйкый мәгълүматлар
Гадәттән тыш хәлне бетерү буенча шундый эш нәиҗәләренә Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин комментарий бирде. Төнлә 243 кубик метр чүп-чар чыгарылды. Мәйданда йөздән артык берәмлек техника һәм шәхси составның 300 кешесе эшли.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Бүген 4 сәгать 58 минутта тагын бер танылмаган ир-атның мәете табылды. Коткаручылар “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын урынында өемнәрне сүтәргә дәвам итә.