Янып беткән “Адмирал” сәүдә үзәгендә коткаручылар өемнәрне чистартырга дәвам итә. Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 915 кеше һәм 186 берәмлек техника (шул исәптән ГТХМ нан 505 кеше һәм 92 берәмлек техника) тартылган. Гадәттән тыш зонасында 3 эзләү-коткару төркеме сменалап эшли.