ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2015 ел
якшәмбе

Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне башкарыр өчен 1 036 кеше, 174 берәмлек техника (шул исәптән 582 кеше һәм 72 берәмлек техника ГТХМ нан) тартылган. Гадәттән тыш зонасында 3 сменалы эш оештырылган. Барлыгы 406 үзбушаткыч җимерелгән төзелешләр чыгарылган (5 363 кубик метрга якын). Өемнәр күләме 13,5 кубик метр.


14
март, 2015 ел
шимбә

1 033 кеше, 173 берәмлек техника (шул исәптән 579 кеше һәм 71 берәмлек техника ГТХМ нан) тартылган. Өемнәр күләме 13,5 мең кубик метр тәшкил итә. Барлыгы 294 үзбушаткыч җимерелгән төзелешләр чыгарылган (4 092 кубик метрга якын). Психологлар хәбәрсез югалган кешеләрнең туганнары белән эшли.

Сәгать 15 кә коткаручылар өем астыннан 17 нче үлүчене чыгара алдылар. Соңарак мәетне таныр өчен Суд медицина экспертизасы бюросына тапшырдылар.

2015 елның 14 нче мартында өемнәрне сүткәндә 17 нче үлүченең мәете табылган. Мәетне төзелешләр кысканы коткаручыларның эшен кыенлаштыра. Шулай ук һәлакәт урынында кинология төркемнәре эшли.

2015 елның 15 нче мартында сәгать унда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең өйрәнү манежында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында кешеләрне коткарганда үлгән эчке хезмәт полковнигы Сергей Алексеевич Костин буенча гражданнар җеназасы үтәчәк. Мәрхүмне озату 11 сәгать 30 минутка кадәрь дәвам итәчәк. Шуннан соң аны күмәчәкләр.

Бүген Яшел Үзән янгын саклау гарнизонының гыйбадәт урыннарында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында үлүчеләрне хөрмәтләп искә алуны үткәрделәр. Үлүчеләрнең берсе – ГТХМ хезмәткәре. Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы отряд бүлекләренең ветераннары һәм эшли торган хезмәткәрләре үзләренең хезмәттәше һәм барлык үлүчеләр өчен дога укырга килделәр.

Бүгенгә 40 проценттан артык өемнәр сүтелгән. Хәзер без шаһитләр төртеп күрсәткән җирләрдә кешеләрне эзлибез.

Бу вакытта коткаручылар янып беткән “Адмирал” сәүдә үзәге урынында өемнәрне сүтәргә дәвам итә. Өемнәрнең күләме хәзергә 13,5 мең кв. метр тәшкил итә.

15 нче мартта сәгать 20:00 дән һава шартлары (уңайлы һава температурасы) аркасында Казан шәһәре белән Югары Ослан районын тоташтыра торган Идел аша боз кичүе ябылачак. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын. 1 кеше коткарылган.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International