13 сәгать 25 минутта янып беткән “Адмирал” сәүдә үзәгендә авария-коткару эшләрен үткәргән урында коткаручылар өемнәр астыннан 15 нче үлүченең мәетен чыгардылар. Әлегә аның җенесе билгеле түгел. Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 915 кеше, 186 берәмлек техника (шул исәптән ГТХМ нан 505 кеше һәм 92 берәмлек техника) тартылган.