ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга

2015 елның 13 нче мартына 4 сәгать 12 минутына өемнәрне сүткәндә танылмаган тугызынчы үлүченең мәете табылды. Ир-атның мәете дип чамалана. Хәзергә һәлакәт урынында авария-коткару эшләре үткәрелә.

2015 елның 13 нче мартына 1 сәгать 15 минутка өемнәрне сүткәндә сигезенче үлүченең мәете табылды. Соңарак мәет суд медицина экспертизасы хезмәткәрләренә тапшырылды.

2015 елның 13 нче мартына 0 сәгать 15 минутына өемнәрне сүткәндә җиденче үлүченең мәете табылып чыгарылган. Бер сәгать элек җимерелешләр астыннан мәет өзеген чыгардылар. Шуны тиңләштерер өчен суд медицина экспертизасына тапшырдылар.


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Шомбыт торак пункты янында Кама елгасында бер ир-ат боз астына төшеп киткән. Коткару операциясендә ХИВУС-6 һава күпчекле көймә катнашкан. Зыян күрүчене уңышлы итеп судан чыградылар. Сырхауханәгә ятудан баш тарткан.

Хәзергә 29 үзбушаткыч төзелеш чүп-чар һәм бүселгән төзелешләр чыгарылган. Чамаланган мәгълүматлар буенча 25 кеше хәбәрсез югалган. Сәгать 22:03 тә алтынычы үлүченең, яшь ир-атның мәете табылган

Өемнәр күләме 8 мең кубик метр. 19 үзбушаткыч бүселгән төзелешләр чыгарылган. Барлыгы 33 берәмлек инженерлык техникасы кулланыла. Гадәттән тыш зонасында 3 эзләү-коткару төркеме эшли.

2015 елның 12 нче мартында һава шартлары (уңай һава температурасы) аркасында Мамадыш муниципаль районында Кама елгасы аша Соколка т. п. - Яңа Кама Аръягы т. п. машруты буенча боз кичүе ябылган.

Урында шәхси сотавның 600 кешесе һәм 10 берәмлек техника эшли. Өемнәрне тәүлек буе сүтәбез, өч сменалап. Төнлә территория яктыртылачак. Бертуктамыйча сүтәчәкбез. Сменага барлыгы 232 кеше туры килә. Бүгенгә 5 үлүче һәм 16 зыян күрүче, ике ГТХМ хезмәткәре сырхауханәдә ята, бер кеше хәбәрсез югалган.

Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә тартылган РСЧС көчләр һәм чаралар группасы 789 кеше, 137 берәмлек техникадан, шул исәптән 3 вертолеттан һәм бер янгын сүндерү поездыннан тора (Россия ГТХМ нан 418 кеше һәм 72 берәмлек техника, шул исәптән 2 вертолет).

Сәгать унга һәлакәт урынында авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне үткәрүгә 789 кеше, 137 берәмлек техника (шул исәптән ГТХМ нан 418 кеше һәм 72 берәмлек техника) тартылган. Хәзергә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләрне үткәрер өчен көчләр һәм чаралар җитәрлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International