ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

23 апрельдә сәгать 10 да Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция һәм охшатып эшләү үзәгендә халыкны беренче ярдәм күрсәтүгә һәм психологик ярдәм күрсәтүгә өйрәтү буенча проект күрсәтмәсе булачак. Күрсәтмәдә Россия ГТХМ ның Кичектергесез психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Сергеевна Шойгу һәм кызыксынган идарәчелекләрнең (Россия ГТХМ, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Спорт министрлыгы, РФ Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы) вәкилләре катнаша.

Казанда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарәсе үзәге бинасында “Имин шәһәр” дигән техник чараларының аппарат-программа комплексы системаларын эшләтү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча Ведомствоара хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы үтте. Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары рәислегендә үтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Казанга эш визиты белән килгән Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, сәүдә-экономик һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәисе Рикардо Кабрисас бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарә үзәгенә килде. Азатлык Утравыннан килгән зур кунакны  ТР Премьер-мнистры Илдар Халиков озата барды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын. 


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Россия ГТХМ ның Төп чаралар комплекс планына туры китереп, 2015 елның 21 нче апрельдән 23 нче апрельгә кадәрь команда-штаб өйрәнүләре үтәчәк. Идел буе федераль округта регионара һәм федераль характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү вакытында гамәлләр буенча өйрәнүләр үтәчәк.

«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2015 елның 20 нче апрелендә көн азагында һәм кич белән 21 нче апрельнең төненә кадәрь Татарстан Республикасы территориясендә уртача 15-20 м/с тизлектә 21-26 м/с кадәрь исеп китүләр белән көньяк-көнчыгыш җил көньяк-көнбатыш җилгә күчүе белән көчләнүе көтелә.

Бөтенроссия “Зарница” хәрби спорт уенының зональ этабы нәтиҗәләре буенча Советлар Союзы герое Никита Кайманов исемендәге Яр Чаллы кадетлар мәктәбенең ГТХМ ның “Янгын сүндерүче-коткаручы” корпус кадетлары гомуми нәтиҗәдә 1 нче урынны алдылар. Республика шәһәрләренең һәм районнарының кадет классларыннан 8 төркем катнашкан зональ этап Минзәләдә үткәрелгән иде. Чаллы кадетлары өйгә алты грамота алып кайткан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 144 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 37 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 75 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International