Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 144 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 37 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 75 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар. 2 кеше котарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, рейдка – 4 тапкыр, гражданнарның урман зонасында ял итү урыннарын тикшерү буенча  – 1 тапкыр.

19.04.2015 ел 17.10 Лаеш МР,  Рождествено авылы каршында, Кама елгасы

МЧС коткраучылары утраудан ярга 1953 елгы ир кеше чыгаралар. Әлеге ирне эзләүдә ГИМС, МВД, зональ-эзләү коткару отряды катнашты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International