Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, зарар күргән кешене эвакуацияләү – 1 тапкыр.
20.04.2015 ел 15.00 Казан шәһәре, Идел елгасы, Кукушкино авылы тирәсендә.
МЧС коткраучылары 1983 һәм 1980 елгы ике балыкчыны коткара. Алар балык тотарга барган вакытта көймәнең двигателе ватыла. Ярдәм сорап коткаручыларга хәбәр итәләр. 16.45 сәг. балык тотучыларны коткаралар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.