Бөтенроссия “Зарница” хәрби спорт уенының зональ этабы нәтиҗәләре буенча Советлар Союзы герое Никита Кайманов исемендәге Яр Чаллы кадетлар мәктәбенең ГТХМ ның “Янгын сүндерүче-коткаручы” корпус кадетлары гомуми нәтиҗәдә 1 нче урынны алдылар. Республика шәһәрләренең һәм районнарының кадет классларыннан 8 төркем катнашкан зональ этап Минзәләдә үткәрелгән иде. Чаллы кадетлары өйгә алты грамота алып кайткан.