Казанга эш визиты белән килгән Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, сәүдә-экономик һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәисе Рикардо Кабрисас бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарә үзәгенә килде. Азатлык Утравыннан килгән зур кунакны ТР Премьер-мнистры Илдар Халиков озата барды.