Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Буш Моркваш авыланда “Дзержинец” балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге территориясендә Югары Ослан янгын саклау хезмәте гарнизоны һәм ТП РСЧС звеносы көчләре һәм чараларының шартлы янгынны бетергән вакытта үзара эшләү буенча берләштерелгән янгын-тактик өйрәнүләре уңышлы итеп тәмамланды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 114 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.
Гончаров Илья Олег улы Казан шәһәрендә 1983 елның 24 нче ноябрендә туган. Урыны: Казан эзләү-коткару отрядының зләү-коткару бүлеге башлыгы. Намус белән эшләгән өчен Россия ГТХМ “20 лет МЧС России” медале белән бүләкләнгән, Россия ГТХМ, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, Татарстан Республикасы зләү-коткару хезмәте мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 106 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 34 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 32 кеше коткарылган.
Исегезгә төшереп, 23 нче марттан һәм аерым боерыкка кадәрь Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелгән. Янгынга каршы махсус режим вакытында Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләренең эше актив. Алар профилактик рейдлар үткәрә һәм халык белән аңлату эшләрен алып бара.
Ял көннәрендә Татарстанның елгаларында һәм сулыкларында көймәләр кисәк күбәеп китә. Төп бозулар – техник тикшерүсез, регистрациясез, караб йөртүче таныклыгы булмыйча, коткару чаралары (боҗралар һәм жилетлар) яисә борт утлары булмыйча суга чыгу, көймәне артык төяү, елга порты яисә пляж суына керү. Ләкин иң начар бозу – ул исерек килеш кече көймәне йөртү. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең патруль группалары көннәр буе рейдлар үткәрә.
Ирек мәйданында Казан гарнизонының хәрби бүлекләре, полиция, эчке гаскәрләрнең бүлекләре, УФСИН, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре, кадетлар, югары белем бирү йортларының хәрби кафедра студентлары, Афганистан сугышчылары һәм башка җирле сугышларда һәм низагларда катнашучылар колонналарга тезелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, үзеннән чын күңелдән сугыш ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллык белән тәбрикләде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 144 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 57 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 54 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Бүген Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое, Газинуру Гафиәтуллинга стела ачышы үтте. Сугыш елларында ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплап, иптәшләренең гомерләрен саклаган. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР ГТХМ һәм бүлекчәләрнең хезмәткәрләре Советлар Союзы геройларына һәйкәлләрне саклауга өлешләрен кертте. Идарәчелекнең күп меңле коллективы Газинуру Гафиәтуллин һәйкәлен ремонтлар өчен акча җыерга һәм Бөек Җиңүгә 70 ел юбилее алдыннан шәһәргә яңартылган стеланы бүләк итергә карар итте.
Майның башыннан Татарстан Республикасының бакча һәм дача җәмгыять территорияләрендә профилактик “Дача” операциясе үткәрелә. Аның максаты – “янгынга каршы махсус режим” вакытында янгын иминлеге кагыйдәләре буенча бозуларны табу һәм аларны төзәтергә мәҗбүр итергә. Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләре ай эчендә бөтен дача хуҗалыкларында янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләрне оештыра.