Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 114 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 4 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  

12.05.2015 ел  02.12  Казан шәһәре, Дәрвишләр бистәсе, 3 нче  Кленовая урамы.

Янгын турындагы хәбәр 02.33 сәг. килә. Телефон аша шалтыратучы хатын күп катлы торак йортның икенче подъезда төтен чыгып торуы турында хәбәр итә. Беренче янгын расчетлары килгәч беренче катта куе төтен чынып торган.  Күршеләр әйтүенчә әлеге фатирда кеше булырга мөмкин. Коткаручылар фатирга кергәч ир кешене табалар. Аны тиз арада урамга алып чыгалар һәм ачыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыралар.  Янгынның мәйданы 2 кв.м. тәшкил иткән. Сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.      

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International