ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга

Җиңү Көнен бәйрәм итер алдыннан шәһәрнең ГТХМ Идарәсе башлыгы Рафаил Хәфиз улы Зиятдинов җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәренең Янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветеранына Гыйлметдин Шигап улы Шәрәфетдиновка килделәр. Кунаклар бүләкләр белән килде, фронтовикны киләсе бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 110 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 5 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

1941-1945 елларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллык алдыннан Татарстан Республикасы буенча 1 нче Федераль янгынга каршы отрядта“Җиңү Байрагы” иҗтимагый- патриотик акциясе үткән иде. Җиңү Байрагының ясалган махсус аналогын, бөтен хәрби хөрмәтләрне үтәп, отрядның бөтен бүлекләре буенча тантаналы рәвештә йөртеп чыктылар. Һәр бүлекчәдә шәхси состав, БВС катнашучылары, тыл хезмәткәрләре катнашуы белән митинглар үтте.

8 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре гадәттәгечә ашамлыклар җыентыклары, тасвирлы ачык хатлар, акча премияләре һәм иң мөһиме, иң җылы һәм чын күңелле Бөек Җиңү бәйрәм котлаулары белән Яшел Үзәннең сугыш һәм янгын саклау хезмәте ветераннарын йөреп чыктылар.

Җиңү көнен бәйрәм итер алдыннан “Родина-Мать” мемориаль комплексы янындагы мәйданда Яр Чаллы шәһәре Янгын саклау хезмәтенең иң яхшы 25 хезмәткрәләренә “Тиешле еллар хезмәт иткән өчен” медалләрен тантаналы бүләк итүе булды. Медалләрне Татарстан Республикасы буенча 15 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды башлыгы Сергей Субботин бүләк итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 104 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 5 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Бөек Җиңү көненә 70 еллыгын бәйрәм итү көне алдыннан ТР ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ җитәкчелег делегациясе Бөек Ватан сугышы ветеранына Искәндәр Газиз улы Рәхмәтуллинга килде. Фронтовикка, Мәскәүдә булган алты(!) хәрби парадның катнашучысына ГТХМ хезмәткәрләре кер юу машинасын, ашамлыклар җыентыгын һәм гадәттән тыш идарәчелек җитәкчелегеннән конвертта тәбрикләүләрне бүләк иттеләр.

2015 елның 5 нче маенда Тәтеш педагогия колледжының актлар залында РФ Янгын саклау хезмәте көненә багышланган тантаналы чара үтте. “Гадәттән тыш хәлләрдә саклану” һәм “Янгын иминлеге” яңа белгечлекләре курсантлары, команда буенча тезелеп, җыйнак итеп бәйрәм формасында хөрмәтле кунакларны сәламләде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 92 тапкыр ярдәмгә чыкканЧүп-чарны сүндерергә  23 тапкыр, кипкән үлләне сүндерүгә - 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкырРеспубликада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.    


5
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлы башкаручысы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Казанда 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын һәм “Мастерс” категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын хәзерләү һәм үткәрү вактытында комплекс иминлек тәэмин итү турында докладлар тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International