Майның башыннан Татарстан Республикасының бакча һәм дача җәмгыять территорияләрендә профилактик “Дача” операциясе үткәрелә. Аның максаты – “янгынга каршы махсус режим” вакытында янгын иминлеге кагыйдәләре буенча бозуларны табу һәм аларны төзәтергә мәҗбүр итергә. Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләре ай эчендә бөтен дача хуҗалыкларында янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләрне оештыра.