Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 106 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 34 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 1 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 32 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

Пожар

11.05.2015 ел 17.25 Яр чаллы шәһәре, Яңа шәһәр  23/11Д.

Ут 12ке катлы бер подъезлы торак йортта чыга. Мәйданы 6 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 32 кеше коткара. Шуларның 6сы бала. Сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү

11.05.2015 ел 10.47 Сарман МР, Меля елгасы, Яхшы-Каран авылы.

МЧС коткаручылары судан, 1938 елгы ир –ат мәетен чыгардылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International